СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ
Бүген С.Сүнчәләйнең туган көне. Аңа 14 августта 125 яшь. Шигырьләреңне укыйбыз, шагыйрь!
Син караңгыда утырсаң, Үткәнеңне уйласаң, Син сәгадәтле хәятка һәм рәхәткә туймасаң, Әллә кемнәр пакь йөрәгең Шөгъләсен сүндерсәләр, Әллә кемнәр гыйззәтеңнән, Хәсрәтеңнән көлсәләр, Син җыласаң, алса яшең Күзләреңнең нурларын,— Моңлы күңлеңнән мине син Шул читен хиндә[5] сагын..