Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Эзләү

Календар

«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖмШбЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Сораштыру

Сез Сәгыйть Сүнчәләй иҗаты белән танышмы?
Всего ответов: 1849

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Сишәмбе, 23.04.2024, 13:01
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Аның әсәрләре


Таң туамы? Таң туа шул,
Яктыра, балкый офык.

Күзләремнән качты золмәт,
Сөйде күзне яктылык.

Таң туа, таң! Кайда золмәт,
Кайда кардәшләр, золым?

Кайда сәдләр[9], кайда сөтрә[10],
Кайда гафләт, кайда шом?

Таң туа әкрен генә... аһ,
Нурланып шатланды аң!

Дустларым! Кемгә кирәк таң,
Ямьле таң, бәйрәмле таң?

Таң кирәк! Нурлар кирәк!
Таң кирәк, бәйрәмле таң!

Тәмле теләк — безнең теләк!
Һәммәбезгә, һәммәбезгә
 
Просмотров: 351 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Раббы мәүлам, бу синең мәсҗед. Синең йорт — изге йорт.
Мәсҗедендә утырам, мәүлам! Мине син кума — тот.

Китмимен моннан. Бире килдем үзем ихлас белән,

Кума — мин китмим. Минем җан — ярлы җан, хәсрәтле җан.

Хәсрәтем кертте бире, әйе, тирән, зур хәсрәтем,
Изге мөнбәргә агызмакчы булып кердем яшем.

Йа Илаһым! Ник минем бәгърем суынды. Аңламыйм.
Мин җуанырга, җыларга кердем. Аһ, кем, кем залим?

Кем залим? Әйт. Әллә күңлемдә иманым калмаган,
Әллә юкса шәфкатең нуры җанымны каргаган.

Онтылалмыйм, агълый алмыйм, юк, җуаналмыйм, Ходай,

Мин җылый да алмыйм... тупасландым вә тапландым бугай...

Юк... ышанмаска телим... салкын, газиз Раббым, оең,
Яшь чагымда... шундый шәфкатьле... миһербанлы идең.
 
Просмотров: 371 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Сөйде төнлә ай мине... тик нурлы таңым атмады,
Батты аем... тик таң атмады, кояшым калкъмады.
Ул матур йолдызларымны да болытлар каплады
Мин сөйдем... әмма сөюемне кара төн таптады.

Ялгызымны калдырып китте газизем Әлфиям —
Бетте бәхтем, рәхәтем... бетте газиз гомеремдә ямь.
Төн кабер төсле караңгы... инде таң атмас — беләм,
Инде атмас, юк, кояш та чыкмас инде... аһ, үләм!

«Ә лфиям! » , Килми җавап... каргалдым, ахры... Мин үләм,
Онтылам мин... аң керә, аң. Мин уянам — мин сизәм
Юк тәнем... мин рух, имеш. Күккә ашам — күккә менәм,
Нур, мәляикләр[6] тирәмдә... кычкырам мин «Әлфиям! »

 
Ишетелә күктә зикер, тәсбих вә тәкбирләр өне...
«Ә лфиям! » , дим мин, мәляикләр җуаталар мине
Син, — диләр,— сөйдең, шуңа җәннәткә илтәбез сине ».
«Ә лфиям! » , дип... иштелә күктән мәләкләр тәһлиле[7].


Просмотров: 364 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Син караңгыда утырсаң,
Үткәнеңне уйласаң,

Син сәгадәтле хәятка
һәм рәхәткә туймасаң,

Әллә кемнәр пакь йөрәгең
Шөгъләсен сүндерсәләр,

Әллә кемнәр гыйззәтеңнән,
Хәсрәтеңнән көлсәләр,

Син җыласаң, алса яшең
Күзләреңнең нурларын,—

Моңлы күңлеңнән мине син
Шул читен хиндә[5] сагын..
Просмотров: 368 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Төн караңгы, күк болытлы — күктә бер йолдыз да юк
Көзге җил салкын, Идел өсте суык, дулкын суык.

Мин йөзәм, берни дә күрми күзләрем... Әзрәк өшим
Вәхши дулкыннар мине кыйный. Телим нур — нур телим!

Алда юк бер нур! Беләм мин артта якты, артта бар
Бер түгел, мең нур! Ләкин әйләнмимен, бакмыйм аңар —

Ул шәһәргә! Ул мохиттән мин качам! Якты шәһәр —
Алда нур... анда җылы... анда күңелле шәүләләр...

Инде мин кайтмам кире — тартма мине залим агым
Буш мәшәкать! Аһ, шәһәрме? Мин аны күрдем, җаным!

Мин беләм инде аны бик шәп! Шәһәр ул — ул тәмугъ!
Анда юк чын юл, иман, чын нур! Җаным! Чын анда юк!

Анда нурлар, шәүләләр ялган! Гомер — ялган! Гомер!
Анда яшь, кан анда... хуш, якты шәһәр! Раббым! Шөкер!

Унда нур күрәм — хәер, йолдыз ул да! Үтәм!

Төн, суык. Киттем, җаным, Раббым, кичер, көч бир! Йөзәм!
 
Просмотров: 359 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (1)


Йоклый безнең тәхте пай[3] — ямьле Казан!
Йоклый мәсҗедләр, Сөембикә, Кабан!

Тәхте пайның йоклый һәр багбостаны[4],
Йоклый хәсрәтле шәһәр каберстаны...

Йокламый бер рух — газиз рух бу кичә!
Ул оча аннан үтә, моннан китә...

Ул Казан өстендә гел җырлап оча,
Киң хыял берлә Казанын ул коча.

Кич саен сагына Казанын изге җан,
Җырлый ул гел ,«Аһ, Казан! Ямьле Казан! »
Җырлый-җырлый мескинем хәсрәтләнә,
Энҗе яшьләр күзләрендә әйләнә...  
Просмотров: 410 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

 
Бер тирән хәсрәткә сабышып, тинтерәп йөрдем кичә,
Зур хыялларга чумып, бер җыр көйләп йөрдем кичә.
Ул көем моңлы иде, тәмле иде, изге иде,
Эл дә булса моңлана күңлемдә, ядтан китмичә...

Әллә нинди яхшы ул көй, әллә ник моңлы, газиз,
Шундый моңлы, шундый һәйбәт, шундый хәсрәтле, нәфис.
Хәсрәтем шаять бетәр моңлы күңелдә, әмма ул
Көй моңы, белмим, бетәрме онтылып күңлемдә тиз!

Тышта салкын, тышта көз. Күңлемдә җәй, бәгърем, җылы.
Шаулыйлар күктә болытлар... Моңлы күңлем нур тулы.

Балкый күңлемдә илаһи нур — дидари нур[2]... Исә
Тышта салкын җил... Минем күңлемдә ак гөлләр үсә —

Тәмле исле, ямьле оҗмах гөлләре... оҗмахныкы...
Күкрәгемдә изге Коръән... Кил, җаным, Коръән укы!

Кил, үзеңне куй минем бисмиллалы күкрәгемә —
Иснә гөл, Коръән укы... Сөй Аллаһны, сөй, рәнҗемә.

Яшьме тамды башыңа? Ул ни, җаным?.. Ул — күз яшем..
Түзми күз яшь... җеткерәмме? Әйе, түзми күкрәгем. ... Читать дальше »
Просмотров: 552 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (1)


Кем җылый, аһ, кем җылый, ул кем — адәмме[1], җенме ул?
Кем җылый, кем? Илме, җилме? Ник җылый соң төнлә ул?
Кимме ул, мескинме ул? Әллә ятим, әллә гариб...
Ник җылыйсың, әйт, җаным, ник син җылыйсың, нәрсә дип?

Тән караңгы, төн усал, салкын, явыз, дәһшәтле тән...
Кем син, әйт, кем син? Җаным! Төнлә җылыйсың ни өчен?
Төн усал, бәгърем, җылавыңны синең ул аңламас,
Аңласа да — җә көләр, җә көлмәс, әмма санламас.

Төн көләр, төн вәхши ул, яхшым, көләр ул, рәнҗетер!
Кил миңа, кил-кил, җаным, кер куйныма, шикләнмә, кер!
Мин кочыйм, син бәгъремә ныграк кысыл — бәгърем, җылы.
Ул җылы эл дә, җаным! Ул эл дә шул мәзлум колы...

Кил, кочыл, ныграк кысыл... рәнҗе, җыла, тик каргама,
Ләгънәт әйтмә, әмма зарлан, зарлан әгъла мәүлаңа...
Төн усал, бирмәм сине, бирмәм аңар, көлдертмәмен,
Агъла, бетсен ул зәһәрле яшь, ләкин сүндертмәсен

Күзләреңнең яктысын сүндермәмен, сүнмәс, җаным!
Күзләреңне мин үбә ... Читать дальше »
Просмотров: 352 | Добавил: остаз | Дата: 20.02.2013 | Комментарии (0)

Сине күрәм, ярым, мин төшемдә:
Иясең син миңа башыңны;
Сөйнеп үбәм, имеш, шунда синең
Нурлар төсле ак кулларыңны.
Хәсрәтләнеп миңа карыйсың да
Башкаеңны акрын иясең;
Күзләреңдә күрәм энҗе яшьләр,
Миңа нидер акрын әйтәсең.
Син әйтәсең нидер, бүләк итеп
Хуш исле гөл миңа сонасың.
Уянам мин — юк ул биргән гөлең,
Сүзеңне дә онытам шуннан соң.
Эзләдем нур — тапмадым мин,
Күрдем утлар; кайда нур?
Ашмадым, күк күрмәдем мин...
Кайда оҗмах? Кайда хур?
Мин дидем: «Су!» Эчмәдем су;
Сондылар — эчтем зәһәр.
Җырладым мин, егъладым мин —
Әллә кемнәр көлделәр.
Төн иде. «Раббым!» — дидем мин,
Мин икәнне белделәр...
«Аттымы таң?» — дип сорадым,
Әллә кемнәр көлделәр...
Кайда Аллаһ? Кайда дидар?
Кайдадыр агълый мәләк.
Җырлый исрекләр — торалмыйм.
Кем көлә?.. Гүрдә — теләк...
Үтте айлар, үтте еллар,
Күзләремне басты кан...
Ник торалмыйм? Ник күра ... Читать дальше »
Просмотров: 392 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2013 | Комментарии (0)

Мен меналсаң, тауга мен,
Тауга мен. Күр дөньяны син,

Күр бу дөньяның ямен.

Күр син аннан киң яланнар,
Күр авыллар, күр сулар,

Күлләр, урманнар, болыннар,—
Бер таралсын кайгылар.

Төш түбән. Йөр син түбәндә,
Күр чәчәкләр, чишмәләр,

Күр игеннәр, күр җимешләр —
Хәсрәтеңне бер китәр!

Тауга мендең яки төштең —
Син онытма Алланы

Күңлем Алласын онытма,—
Ул яраткан дөньяны.

Просмотров: 367 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2013 | Комментарии (0)

« 1 2 3 »

Copyright MyCorp © 2024