Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Бүлек

Минем файллар [3]

Эзләү

Сораштыру

Оцените мой сайт
Всего ответов: 2903

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 17:34
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Файллар


Главная » Файлы » Минем файллар

Сүнчәләй турында...
18.02.2014, 00:02

1889 елның 2 августында Саратов губернасы Хвалын өязе Иске Мостяк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган Хәмидулла улын тормыш җилләре дә төрле урыннарга куып йөреткән, ул күп күчеп йөргән. Авылда дини мәдрәсәдә, Казанда Татарская учительская школада укыган. Пермь губернасындагы Сараш, Солтанай авылларында балалар укыткан. Совет чорында Кырымда, Уфада, Казанда төрле җаваплы вазифалар башкарган. Мәскәүдә, Төркиядә совет илчелегендә тәрҗемәче булып эшләгән. Бу күчеп йөрү шигырьләренең дә төрледән-төрле газета-журналларда басылуына китергәндер.
С. Сүнчәләй — өлкәннәр һәм балалар шагыйре 1913–1914 елларда бер төркем шигырьләрен «Ак юл» да бастыра: «Омтыла күңлем», «Бәхет», «Гөл», «Яшь кардәшләремә», «Җәй җитә», «Яз», «Бәйрәм догасы», «XXX (Тау биекме?») Бу шигырьләрендә автор өч нәрсәгә басым ясый: табигать, Аллаһы тәгалә һәм кеше.
Табигать — Сүнчәләйнең иң яраткан темасы. Үзенең әйтергә теләгән фикерләрен дә ул күбрәк пейзаж поэзиясе аркылы җиткерә. Пейзажы — авыл табигате, аның да җылы, кешеләрне иркәли торган йомшак яз, җәй айлары, төрле матур бизәкләргә бай чагы. Бу бер дә юкка шулай тасвирланмаган. Шушы алтындай игеннәрне, чәчәкләрне, салкын сулы чишмәләрне күреп ләззәтләнү, бәхетле мизгелләр кичерү генә җитми. Бу күренешләр Аллаһы тәгаләнең безгә биргән бүләге, кодрәте — син, кечкенә кеше, шул турыда уйлан, ди ул. Уйлануны беренче планга куя.
Тауга мендең яки төштең
Син онытма Алланы,
Күңелең Алласын онытма,
Ул яраткан дөньяны, — дип яза ул.
Дини фикерләрен укучыга үз исеменнән җиткерә. Аллаһы тәгаләнең кодрәте турында гына түгел, рәхмәте турында да искә төшереп тора. Мең шөкер Тәңрем сиң миңа күзләр биргәнсең, тел, күңел биргәнсең. Мин бу күзләрем белән ямьле бәйрәмне, халкымның бәхетен күрәм, күңелем белән якты теләкләр телим, телем белән сиңа зур рәхмәтләр укыйм, дигән сүзләр әйтә ул «Бәйрәм догасы» исемле язмасында.
XX йөз башы татар балалар әдәбияты дини фикерләргә бай әдәбият С. Сүнчәләйнең дини шигырьләре шушы өлкәне баетуга бер өлеш булып керә.
С. Сүнчәләй, гомумән, татар поэзиясенә зур мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чакта, 1912, 1913 елларда аның ике шигырь җыентыгы чыга. Бөтен сәләтен татар поэзиясен үстерүгә багышлаган әлеге шагыйрь шәхес культы чорында солтангалиевчелектә гаепләнеп, 1937 елның 21 октябрендә атып үтерелә.
Шигырьләренең 1914 елда басылган «Г. Тукаев», «Ил җыры» исемләреннән башкалары «Ак юл»дан алынды. (Фатыйма Ибраһимова)

* * *
Тау биекме? Син менәмсең?
Мен меналсаң, тауга мен,
Тауга мен, күр дөньяны син
Күр бу дөньяның ямен.
Күр син аннан сиң болыннар,
Күр авыллар, күр сулар,
Күлләр, урманнар, болыннар
Бер таралсын кайгылар.
Төш түбән син, йөр түбәндә,
Күр чәчәкләр, чишмәләр,
Күр игеннәр, күр җимешләр,
Хәсрәтеңне бер китәр!
Тауга мендең яки төштең —
Син онытма Алланы,
Күңлең Алласын онытма —
Ул яраткан дөньяны.

Яшь кардәшләремә
Туганнарым! Сезнең өчен төн уртада
Өстәлемә таянып мин шигырь язам,
Шул чакта иң бәхетле яшь вакытымны
Сагынам да тирән-тирән уйга калам.
Уем белән яшь чагыма кире кайтам,
Күз алдыма тагын килә үткән гомерем,
Шул вакытта шундый рәхәт була миңа,
Шундый сөенеп китә кинәт минем күңлем!
Кайгы-фәлән күрмәгән яшь чагымдагы
Кебек янә рәхәтләнәм, мин шатланам,
Шул бәхетле сәгатьләрдә каләм тотып
Сезне артык сөйгәнгә мин шигырь язам.
Сез дә шулай зур булгачтан минем кебек
Яшь чакларны еш-еш уйлап сагынырсыз,
Уйнап, сөенеп, көлеп йөргән заманнарны
Уйларсыз да сөенерсез, шатланырсыз.
Минем күңлем янә уңайланган кебек,
Сезнең дә шул җаныгызга булыр рәхәт,
Үткән чакны, кызыкларны, бәхетләрне,
Сагынган чак — иң изге чак, изге сәгать!

Гөл
Бакчада аллы-кызыллы бер матур гөл тирбәлә,
Таңгы җил сөя үзен, сөйгән саен ул ямьләнә.
Тирбәлә гөл елмаеп — гаклым яменнән әйләнә,
Мин гашыйк ул гөлгә, аһ, нинди матур ул күрсәнә.
Төште күңлем, өзәм ул гөлне, аһ, түзмим өзәм,
Юк, өзәалмыйм! Ул шиңәр… өзмим, фәкать күп үбәм.

Җәй җитә
Тышта төн, куәтле салкын,
Язгы җил уйный көлә,
Кыйблалардан кайта ул җил
Җәй килә, ди, җәй килә!
Мин язам, дим, һич язалмыйм,
Онытамын күңелдәген,
Җәй җитә бит, җәй димен дә
Әкрен-әкрен сөенәмен.
Әллә ник яп-яшь малай күк
Сөенәселәрем килә,
Җәй килә, җәй килә, ди,
Язгы җил сөенә, көлә!

Омтыла күңлем
Омтыла күңлем авылга,
Ашкына күңлем ары,
Омтыла күңлем бу кыр
Елга, урман, тау сары1
Аһ, ул илгә, анда һич юк
Кайгы-хәсрәт, рәнҗүләр,
Кайда дөнья шундый әйбәт,
Шундый саф, ямьле, чибәр.
Кайда алтындай игеннәр,
Нәкъ мохит дулкынлана,
Кайда кошлар җәйне мактап
Сайрый, сөенә, моңлана.
Кайда гөлләрне, чәчәкләрне
Сөя иртәнге чык,
Кайда көн баешында шундый
Нурлана кичке офык.
Кайда иркенлек, бәхет, ямь,
Кайда эссе шәүләләр,
Кайда ул тәмле җиләкләр,
Гөлчәчәкләр, чишмәләр.
Кайда иркен, саф һава һәм
Ямьле дөнья күрнеше,
Кайда тынлык, кайда — яхшы,
Саф күңелле һәр кеше!
Шул бәхетле илгә күңлем
Омтыла да талпына,
Омтыла күңлем диярсең
Тәңресенең каршына!
1 Сары — табан, карап (С. Сүнчәләй искәрмәсе).

Г. Тукаев
Ул караңгы бүлмәдә ялгыз сүнә, ялгыз кибә,
Ни түзем берлән йөрәге рәнҗүсез, аһсыз тибә.
Ул ишектән алмый күз… бизгәк белән ул калтырый,
Нинди зур янгын газаплы күзләрендә ялтырый.
Әллә анларда гизә нурлы мөкатдәс уйлары,
Нинди дәрт берлән чыгадыр күкрәгеннән җырлары.
Әллә кайда — әллә кайда ул матур таңнар күрә,
Ул сүнә ялгыз, бетә ялгыз… көлә һәм җөткерә…

Яз
Елмая, уйный кояш шат,
Гөрләвекләр гөрлиләр,
Күк күгәрченнәр матурлар,
Нинди моңлы гөрлиләр.
Җил, елы, тәмле яз исе,
Кар бетә, хәсрәтле кар,
Шаят кояшның нурларында
Шат балалар уйныйлар.
Тыңлыймын мин гөрләвекләр,
Күк күгәрчен гөрләвен,
Әллә ник бу яңа язга
Мин быел бик сөенәмен.

Ил җыры
Аерылганда гына туган илдән
Сөеп калдым матур таемны.
Кемгә генә сөйлим, дусткайларым,
Күңелемдәге каты кайгымны?
Таң алдыннан чыктым илемнән мин
Газиз әнкәм үпте күземне,
Әл дә булса ишетәм, әнкәй генәм,
«Балакаем» дигән сүзеңне.
Чит илләрдә кайгым, сагышларым
Саргайттылар күркәм йөземне,
Күрергә генә насыйп булыр микән
Тагы да миңа газиз илемне.

Сугыш
Сугыш безгә килә караңгыланып,
Йөзе дошманлык уты берлә янып.
Йөзе салкын, явыз, кансызлык уты,
Халыкта тын, рәхәт тормышны бутый.
Китерә кайгы-хәсрәт, түктерә яшь,
Өмидсезлек, кызыл канга булып баш.
Коралы — бер үлем, дусты — һәлакәт,
Орып узса, тула шунда хәрабәт (җимереклек).
Үлем эзли котырып җан һәм тәнне,
Күзенә төшсә ризык ул җибәрми.
Буялса кем сугыш-вәхшәт канына —
Үлем атыла, изә, сусап җанына.
Сабан астында җир ничек җырыла,
Йөрәкләр куркыныч хәлдә җарыла.
Үлем диңгезләп агыза кызыл кан,
Шушы диңгезгә бата күп каһарман.
Сугыш бетсә, үлем китә, югала,
Ләкин ватык йөрәктә курку кала.
Халыкны мәңгелек хәсрәткә сала —
Ничек янган бетә дә күмере кала.
Ана угылын, хатын дустын югалта,
Ятимнәргә гомер күрсәтә арка.
Хисапсыз күз яше тормышта арта,
Йөрәк ярасының каннары сарка.

Категория: Минем файллар | Добавил: остаз
Просмотров: 556 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024