(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 125 ел тулуга багышланган шигърият кичәсе уздырылачак.
Кичәдә шагыйрьнең шәхси архивы тәкъдим ителәчәк, аларның бер өлеше ТР Милли музеенда саклана. Бу кыйммәтле экспонатларны С.Сүнчәләйнең абыйсының хәләл җефете Сорур ханым Сүнчәләй Россия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивына тапшырган. 1979 елда архивның бер өлешен Нәҗип Нәккаш Казанга алып кайткан иде, дип белдерделәр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.
Чарага галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, укытучылар һәм студентлар чакырылган.
Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Х
...
Алга таба укырга »