Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Эзләү

Календар

«  Февраль 2014  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖмШбЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Сораштыру

Оцените мой сайт
Всего ответов: 2903

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Якшәмбе, 28.04.2024, 21:51
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Аның әсәрләре


Төп » 2014 » Февраль » 18 » "БЕР КӨЙ" шигыре
00:22
"БЕР КӨЙ" шигыре
 
Бер тирән хәсрәткә сабышып, тинтерәп йөрдем кичә,
Зур хыялларга чумып, бер җыр көйләп йөрдем кичә.
Ул көем моңлы иде, тәмле иде, изге иде,
Эл дә булса моңлана күңлемдә, ядтан китмичә...

Әллә нинди яхшы ул көй, әллә ник моңлы, газиз,
Шундый моңлы, шундый һәйбәт, шундый хәсрәтле, нәфис.
Хәсрәтем шаять бетәр моңлы күңелдә, әмма ул
Көй моңы, белмим, бетәрме онтылып күңлемдә тиз!

Тышта салкын, тышта көз. Күңлемдә җәй, бәгърем, җылы.
Шаулыйлар күктә болытлар... Моңлы күңлем нур тулы.

Балкый күңлемдә илаһи нур — дидари нур[2]... Исә
Тышта салкын җил... Минем күңлемдә ак гөлләр үсә —

Тәмле исле, ямьле оҗмах гөлләре... оҗмахныкы...
Күкрәгемдә изге Коръән... Кил, җаным, Коръән укы!

Кил, үзеңне куй минем бисмиллалы күкрәгемә —
Иснә гөл, Коръән укы... Сөй Аллаһны, сөй, рәнҗемә.

Яшьме тамды башыңа? Ул ни, җаным?.. Ул — күз яшем..
Түзми күз яшь... җеткерәмме? Әйе, түзми күкрәгем.

Күкрәгемдә бар, җаным, күп-күп сөйлисе сүзләрем!
Рәнҗемә... Җөткермим инде... Инде кипте күзләрем.

Куй башыңны син минем күкрәгемә... Куй, рәнҗемә...
Иснә гөл, Коръән укы... Күңлең очынсын Раббыңа... 

Караулар: 553 | Өстәде: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 Үтеп баручы  
0
Рәхмәт яусын,Остаз! Күптән эзли идем нәкъ шундый, җанга ята торган шигырьне!

Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024