Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Эзләү

Календар

«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖмШбЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Сораштыру

Сез Сәгыйть Сүнчәләй иҗаты белән танышмы?
Всего ответов: 1849

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Җомга, 19.04.2024, 15:46
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Аның әсәрләре


Сәгыйть Сүнчәләй

 

ШИГЫРЬЛӘР

 

КЕМ ҖЫЛЫЙ?

 

Кем җылый, аһ, кем җылый, ул кем — адәмме[1], җенме ул?

Кем җылый, кем? Илме, җилме? Ник җылый соң төнлә ул?

Кимме ул, мескинме ул? Әллә ятим, әллә гариб...

Ник җылыйсың, әйт, җаным, ник син җылыйсың, нәрсә дип?

 

Тән караңгы, төн усал, салкын, явыз, дәһшәтле тән...

Кем син, әйт, кем син? Җаным! Төнлә җылыйсың ни өчен?

Төн усал, бәгърем, җылавыңны синең ул аңламас,

Аңласа да — җә көләр, җә көлмәс, әмма санламас.

 

Төн көләр, төн вәхши ул, яхшым, көләр ул, рәнҗетер!

Кил миңа, кил-кил, җаным, кер куйныма, шикләнмә, кер!

Мин кочыйм, син бәгъремә ныграк кысыл — бәгърем, җылы.

Ул җылы эл дә, җаным! Ул эл дә шул мәзлум колы...

 

Кил, кочыл, ныграк кысыл... рәнҗе, җыла, тик каргама, ... Читать дальше »

Просмотров: 1606 | Добавил: остаз | Дата: 04.08.2014 | Комментарии (0)

Пәрвәрдикяр[21]! Йоклый идем. Иңдең миңа,
Дидарыңны[22] син балкытып килдең миңа.
Йоклый идем — ишеталмадым, газиз мәүлам
Бер сүз әйттең. Ни әйттең, ни дидең миңа?

Җәмил Раббым! Йоклый идем — уятмадың,
Шул вакытта син ник мине уятмадың?
Уятмадың, терелтмәдең, нур бирмәдең,
Дидарыңнан йөрәгемә нур якмадың!..

Аллаһ! Аллаһ! Йөзеңне ник күрсәтмәдең?
Ник мөкатдәс сүзең иштертеп әйтмәдең?
Инде уяндым. Уяндым, син юк инде!
Янам, көйнәм! Дәһшәт! Газап! Юк рәхмәтең!

Мин үкенәм, үкенәм, сызлыйм. Син беләсең,
Фиракыңда[23] янам, Раббым, син күрәсең!
Михнәтле төш... Ник йокладым! Ник йокладым?!
Аллаһ, Аллаһ! Үләмен бит! — үтерәсең!
Просмотров: 441 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Син мине хәсрәтле димсең?
Хәсрәтем... юк, күз нурым
Ул — минем зиһнемдә кайный
Әллә нинди зур уем.

Мин синең алдында онтам —
Булса күңлемнең гаме.
Гамьле күңлемне юата
Нурлы йөзеңнең яме.

Шулкадәр зиһнемдә уйлар!
Тәмле-тәмле уйларым...
Гамьнәрем — юк, уйларым - күп,
Уйларым — изге, җаным...
Просмотров: 376 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Аллаһ! Аллаһ! Дөнья нишли?
Бу синең дөньяңмыни?
Син күрәсең, син түзәсең —
Бу синең фәрманмыни?

Ихтимал, шулай кирәктер —
Никадәр дәһшәтле төн! -
Ихтимал, таң — яктырак таң
Шатланып атмак өчен...

Нишли дөнья, нишли дөнья!
Никадәр кан түгелә?
Хаклымы Иблис? Шатлана,
Кул чаба ул, ул көлә!

Аһ, сабыр бир, бир сабыр,
Пәрвәрдикяр! Без белмибез...
Бу кыямәт, бу фәлякәт[24],
Бәлки, әмрендер дибез...

Төннәр үтәр, канлы төннәр —
Шатланып таңнар туар
Әмма рәнҗүле йөрәкләрдән
Китәрме кайгылар!
Просмотров: 458 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Кил, күрим рәүшан[25] йөзеңне ач, җаным,
Син — минем кәгъбәм, мөнәүвәр[26] идеалым.
Бир кулыңны, дөнья синсез һич миңа!
Бетте сабрым, калмады һич дәрманым.

Син беләсең бит диванаң көрбәтен[27],
Күзләремне күр минем, күр хәсрәтен!
Әйт, сөендер. Мин көтәм тетрәп, янып,
Кальбемә[28] иңдер бәшарәт[29] рәхмәтен.

Мәңге моңсыз булды кальбем әллә ник
Сөйләмикме, әйе, аны сөйләмик.
Кил, сөендер, дилбәрем, кил, шат булыйк,
Кил, көлик, сөеник, сәгадәтләр телик.

Никадәр көттем сине ялгыз, ятим,
Сагышың берлән генә мәңге яшим.
Ике куллап тот башымны, сөй, җаным,
Күзләрем йомдыр, дәһаның[30] бер үбим.
 
Просмотров: 360 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Яшерәсең хәсрәтеңне,
«Мин бәхетлемен» дисең
Нинди куәтле икәнсең —
Син сереңне гизлисең!

Чәчкә күк яшь гомрең үткән!
Никадәр сулган йөзең!
Нинди әүвәл шат идең син!
Нинди син күркәм идең!

Ничә еллар агълагансың,
Син нәзек җанлы хатын!
Ничә еллар нурлагансың
Әллә кемнәр зинданын!

Әллә кем алган җаныңның
Сөйнечен һәм бәйрәмен...
Ниндидер исрек татар эч-
кән нәфис аузың тәмен...
Просмотров: 415 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Кыз-хатыннар күз яше берлән юылган илемез,
Кыз-хатыннар хәсрәте берлән моңайган динемез.

Күз яшен безгә сөт урынына имезгән әнкәмез,
Инде без дә Зәүҗәләрне егълатамыз һәммәмез!

Әй, яраннар! Сез хатын-кызларны һич кимсетмәңез!
Рәнҗемәсен сезгә шәфкатьле анаңыз, зәүҗәңез!

Әй, газиз кардәшләрем! Мәүла бүләк биргән хатын,
Кил — яшик һәйбәт! Аяк астка аның салмыйк хакын.

Кил — матурлыйк гомеребезне! Күрсәтик без нур аңар!
Ул да булсын шат-бәхетле, кайгы-рәнҗеш булмасын!

Коткарыйк золмәт эченнән — зинданыннан без аны!
Җимерелеп төшсен, кырылсын вәхши золмәт зинданы!

Ул иректә — яктыда үссен бәхетле гөл кебек,
Пәрдәсез — пакьлек, сәгадәт берлә нурлансын җаны.

Просмотров: 423 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Ул караңгы бүлмәдә ялгыз сүнә, ялгыз кибә
Ни түзем берлән йөрәге рәнҗүсез, аһсыз тибә!

Ул ишектән алмый күз... бизгәк белән ул калтырый,
Нинди зур янгын газаплы күзләрендә ялтырый!

Әллә кайларда гизә нурлы мөкатдәс уйлары,
Нинди дәрт берлән чыгадыр күкрәгеннән җырлары!

Әллә кайда — әллә кайда ул матур таңнар күрә,
Ул сүнә ялгыз, бетә ялгыз... көлә һәм җөткерә...

Просмотров: 431 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Сез күрәнсез? Анда ни ул?
Сез аны янгын дисез.
Таң туа! Ул — таң, яраннар[12]!
Ник сез аны белмисез?

Ул ерак димсез? Якын ул!
Мин китәм! Мин таң телим!
Анда — якты, монда — золмәт,
Мин бу золмәтне сөймим!

Булмасын таң! Таң түгел ул!
Янгын, әйе, янгын ул!
Әмма... анда якты, дустлар,
Алда — якты, якты юл!

Якты булсын, нурлы булсын —
Ут кабыз, зинһар, җаным.
Шулкадәр зиһнемдә күп-күп
Тәмле-тәмле уйларым.

Якты булсын, нурлы булсын —
Мин сөямен яктыны.
Күз нурымны байтак алды.
Төн — золым, михнәт төне.

Якты булсын, нурлы булсын —
Кил, утыр, бер сөйләшик.
Бир кулың... күңлем юансын,—
Кайгы күп күңлемдә бик...

Җылмая, уйный кояш. Шат
Гөрләвекләр гөрлиләр.
Күк күгәрченнәр матурлар,
Нинди моңлы гөрлиләр!

Җил җылы. Тәмле яз исе.
Кар бетә — хәсрәтле кар.
Шат кояшның нурларында
Шат балалар уйныйлар.

Тыңлыймын мин гөрләвекл ... Читать дальше »
Просмотров: 439 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

Кич иде. Чыктым шәһәргә,
Яктыга чумган шәһәр.
Кайгылы йөзләрне нурлый
Шат күңелле шөгъләләр[11].

Бер хатын күрдем. Мине ул
Дәште ямьле җылмаеп.
Ал йөзе балкый иде ут
Яктысында нурланып.

Күзләрендә инде күркәм
Җан нуры сүнгән иде.
Инде гыйффәтсез гомергә
Мескинем күнгән иде.

Ни? » — дидем... «Ә йдә! » — диде ул.
Бармадым — уфтанмады.
Ут нурына ул карады,
Бирдем акча — алмады.

Син бәхетлеме? » — ., дидем мин,
Ул, көлеп ,«Ә йе », — диде...
Күзләренә... күзләренә
Канлы яшь тулган иде.


Просмотров: 419 | Добавил: остаз | Дата: 18.02.2014 | Комментарии (0)

1 2 3 »

Copyright MyCorp © 2024