Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй 1889 елда Сарытау губернасында туа. Гомерен татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлый. Абыйсы Шәриф белән, Әстерханда һәм Казанда белем ала, 1908-15 елларда Пермь ягы авылларында балалар укыта.
Габдулла Тукай белән танышу һәм аралашу Сәгыйть Сүнчәләйгә зур йогынты ясаган. Аларның мөнәсәбәте турында без бүген заманында алар алышкан хатлар аша беләбез. Шулай ук С.Сүнчәләй үзе дә Тукай турында истәлекләр язып калдырган. Әлеге истәлекләрдә алар икәү Казандагы "Болгар” кунакханәсендә ничек итеп шигърият, тормыш турында сөйләшүләре, ә кайвакыт киресенчә, сөйләшмичә уйланып кына утырулары турында яза. Тукай белән Сүнчәләй 1910 елның маенда таныша. Баштарак Тукай янында Сүнчәләй үзен шагыйрь итеп танырга кыенсына. Ләкин Тукай аның иҗатын хуплап, үстереп җибәрә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә дә киңәш итә. Шулай 1910 елның азагында, мәсәлән, С.Сүнчәләй Дж. Байронның "Шильонский узник” поэмасын тәрҗемә итә башлый. Ул тәрҗемәне аннан соң Тукайга җибәрә. Тукай редакцияләп, кереш сүз язып, бу әсәрне аерым китап итеп бастырырга ярдәм итә. XX гасыр башында яшәп иҗат иткән Сәгыйть Сүнчәләй татар әдәбияты тарихында лирик шагыйрь буларак кереп кала. Ул бик тә музыкаль кеше була – скрипка, мандолинада уйный, көйләр иҗат итә.
1915 елда Уфага күчеп китә. Шәһәр китапханәсенең татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли, "Авыл халкы”, "Көнкүреш” гәзитләре белән хезмәттәшлек итә, 1923-26 елларда Башкортстан Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1919 елда Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) рәтләренә кергәч, аның тормышы иҗтимагый-сәяси төсмер ала. 1918 һәм 1919 елларда "Ихтилал шигырьләре”, "Революцион шигырьләр” җыентыклары гаять зур тираж белән нәшер ителеп, аерым шигырьләре прокламация итеп бастырылып, фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратылса да, татар һәм башкорт телләрендә язган тугыз агитацион пьесасы Казан, Уфа, Ырынбур һәм башка шәһәрләрдә сәхнәләштерелә. Коммунистлар партиясе җитәкчелеге аны берничә тапкыр Уфадан чакырып алып, җаваплы вазыйфалар йөкләтә. Аңа РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, Төркиядәге Совет генераль консуллыгында тәрҗемәче булырга туры килә.[1]
1926 елның башында, "актив солтангалиевчы” дип, Сәгыйть Сүнчәләйне партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан Үзәк Комитет комиссиясе хәлне тикшереп, аны кисәтү белән чикләнәләр һәм ВКП(б) сафына кабаттан кабул итәләр. Төркиядә тәрҗемәче чагында Мәскәүгә чакырып кайтарып, 1927 елның 1 июнендә "Восток” кунакханәсендә беренче тапкыр кулга алалар. Контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр.
Сәгыйть Сүнчәләйнең гомере ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек үк фаҗигале өзелә. 40 яшендә аны кулга алалар. Башта С.Сүнчәләй атып үтерелүгә хөкем ителә, аннан бу хөкем 10 елга төрмә белән үзгәртелә. Шулай да 1937 елда шагыйрь атып үтерелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булды.