Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Эзләү

Календар

«  Март 2024  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖмШбЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Сораштыру

Укучыларыгыз С.Сүнчәләйне беләме икән?
Всего ответов: 1885

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 13:28
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Сәгыйт Сүнчәләй



Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй 1889 елда Сарытау губернасында туа. 1915 елда Уфага күчеп китә. Гомерен ул татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлый. 1919 елда Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) рәтләренә кергәч, аның тормышы иҗтимагый-сәяси төсмер ала. XX гасыр башында яшәп иҗат иткән Сәгыйть Сүнчәләй татар әдәбияты тарихында лирик шагыйрь буларак кереп кала. Ул бик тә музыкаль кеше була – скрипка, мандолинада уйный, көйләр иҗат итә.

Габдулла Тукай белән танышу һәм аралашу Сәгыйть Сүнчәләйгә зур йогынты ясаган. Аларның мөнәсәбәте турында без бүген заманында алар алышкан хатлар аша беләбез. Шулай ук С.Сүнчәләй үзе дә Тукай турында истәлекләр язып калдырган. Әлеге истәлекләрдә алар икәү Казандагы "Болгар” кунакханәсендә ничек итеп шигърият, тормыш турында сөйләшүләре, ә кайвакыт киресенчә, сөйләшмичә уйланып кына утырулары турында яза. Тукай белән Сүнчәләй 1910 елның маенда таныша. Баштарак Тукай янында Сүнчәләй үзен шагыйрь итеп танырга кыенсына. Ләкин Тукай аның иҗатын хуплап, үстереп җибәрә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә дә киңәш итә. Шулай 1910 елның азагында, мәсәлән, С.Сүнчәләй Дж. Байронның "Шильонский узник” поэмасын тәрҗемә итә башлый. Ул тәрҗемәне аннан соң Тукайга җибәрә. Тукай редакцияләп, кереш сүз язып, бу әсәрне аерым китап итеп бастырырга ярдәм итә.

Сәгыйть Сүнчәләйнең гомере ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек үк фаҗигале өзелә. 40 яшендә аны кулга алалар. Башта С.Сүнчәләй атып үтерелүгә хөкем ителә, аннан бу хөкем ун елга төрмә белән үзгәртелә. Шулай да 1937 елда шагыйрь атып үтерелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булды.

Википедия язмасы: Сәгыйть Сүнчәләй




Copyright MyCorp © 2024