Бәйгедә катнашам
Яңалыклар
Календар
« Февраль 2014 » | Дүш | Сиш | Чәрш | Пәнҗ | Җм | Шб | Як | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
Саннар ни ди?
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
|
Җомга, 03.01.2025, 06:33 |
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS | СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ |
Төп | Теркәлү | Керү |
Аның әсәрләре
Төп » 2014 » Февраль » 18 » ГАЛИНЕҢ СҮЗЛӘРЕ («Баб» тан)
00:36 ГАЛИНЕҢ СҮЗЛӘРЕ («Баб» тан) |
Кыз-хатыннар күз яше берлән юылган илемез, Кыз-хатыннар хәсрәте берлән моңайган динемез.
Күз яшен безгә сөт урынына имезгән әнкәмез, Инде без дә Зәүҗәләрне егълатамыз һәммәмез!
Әй, яраннар! Сез хатын-кызларны һич кимсетмәңез! Рәнҗемәсен сезгә шәфкатьле анаңыз, зәүҗәңез!
Әй, газиз кардәшләрем! Мәүла бүләк биргән хатын, Кил — яшик һәйбәт! Аяк астка аның салмыйк хакын.
Кил — матурлыйк гомеребезне! Күрсәтик без нур аңар! Ул да булсын шат-бәхетле, кайгы-рәнҗеш булмасын!
Коткарыйк золмәт эченнән — зинданыннан без аны! Җимерелеп төшсен, кырылсын вәхши золмәт зинданы!
Ул иректә — яктыда үссен бәхетле гөл кебек, Пәрдәсез — пакьлек, сәгадәт берлә нурлансын җаны.
|
Караулар: 451 |
Өстәде: остаз
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|