Бәйгедә катнашам
Яңалыклар
Календар
« Февраль 2014 » | Дүш | Сиш | Чәрш | Пәнҗ | Җм | Шб | Як | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
Саннар ни ди?
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0
|
|
Җомга, 03.01.2025, 06:45 |
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS | СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ |
Төп | Теркәлү | Керү |
Аның әсәрләре
Төп » 2014 » Февраль » 18 » Якты юл
|
Сез күрәнсез? Анда ни ул? Сез аны янгын дисез. Таң туа! Ул — таң, яраннар[12]! Ник сез аны белмисез?
Ул ерак димсез? Якын ул! Мин китәм! Мин таң телим! Анда — якты, монда — золмәт, Мин бу золмәтне сөймим!
Булмасын таң! Таң түгел ул! Янгын, әйе, янгын ул! Әмма... анда якты, дустлар, Алда — якты, якты юл!
Якты булсын, нурлы булсын — Ут кабыз, зинһар, җаным. Шулкадәр зиһнемдә күп-күп Тәмле-тәмле уйларым.
Якты булсын, нурлы булсын — Мин сөямен яктыны. Күз нурымны байтак алды. Төн — золым, михнәт төне.
Якты булсын, нурлы булсын — Кил, утыр, бер сөйләшик. Бир кулың... күңлем юансын,— Кайгы күп күңлемдә бик...
Җылмая, уйный кояш. Шат Гөрләвекләр гөрлиләр. Күк күгәрченнәр матурлар, Нинди моңлы гөрлиләр!
Җил җылы. Тәмле яз исе. Кар бетә — хәсрәтле кар. Шат кояшның нурларында Шат балалар уйныйлар.
Тыңлыймын мин гөрләвекләр, Күк күгәрчен гөрләвен. Әллә ник бу яңа язга Мин быел бик сөйнәмен.
|
Караулар: 472 |
Өстәде: остаз
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|