Кем җылый, аһ, кем җылый, ул кем — адәмме[1], җенме ул? Кем җылый, кем? Илме, җилме? Ник җылый соң төнлә ул? Кимме ул, мескинме ул? Әллә ятим, әллә гариб... Ник җылыйсың, әйт, җаным, ник син җылыйсың, нәрсә дип?
Тән караңгы, төн усал, салкын, явыз, дәһшәтле тән... Кем син, әйт, кем син? Җаным! Төнлә җылыйсың ни өчен? Төн усал, бәгърем, җылавыңны синең ул аңламас, Аңласа да — җә көләр, җә көлмәс, әмма санламас.
Төн көләр, төн вәхши ул, яхшым, көләр ул, рәнҗетер! Кил миңа, кил-кил, җаным, кер куйныма, шикләнмә, кер! Мин кочыйм, син бәгъремә ныграк кысыл — бәгърем, җылы. Ул җылы эл дә, җаным! Ул эл дә шул мәзлум колы...
Кил, кочыл, ныграк кысыл... рәнҗе, җыла, тик каргама, Ләгънәт әйтмә, әмма зарлан, зарлан әгъла мәүлаңа... Төн усал, бирмәм сине, бирмәм аңар, көлдертмәмен, Агъла, бетсен ул зәһәрле яшь, ләкин сүндертмәсен
Күзләреңнең яктысын сүндермәмен, сүнмәс, җаным! Күзләреңне мин үбәрмен, күзләрең үлмәс, җаным! Куй башыңны, куй минем күкрәккә — эл дә күкрәгем Нык минем, агълап бетер, әйбәт шигырьләр сөйләрем.
Тәмле җырлар җырларым, җырлап сөярмен мин сине, Әкрен-әкренләп сүнәр моңлы йөрәгең янгыны.
|