Бәйгедә катнашам
Яңалыклар
Календар
« Февраль 2014 » Дүш Сиш Чәрш Пәнҗ Җм Шб Як 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
Саннар ни ди?
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Сишәмбе, 07.01.2025, 05:21
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ
Төп | Теркәлү | Керү
Аның әсәрләре
Төп » 2014 » Февраль » 18 » ӘЛФИЯМ!
Сөйде төнлә ай мине... тик нурлы таңым атмады, Батты аем... тик таң атмады, кояшым калкъмады. Ул матур йолдызларымны да болытлар каплады Мин сөйдем... әмма сөюемне кара төн таптады. Ялгызымны калдырып китте газизем Әлфиям — Бетте бәхтем, рәхәтем... бетте газиз гомеремдә ямь. Төн кабер төсле караңгы... инде таң атмас — беләм, Инде атмас, юк, кояш та чыкмас инде... аһ, үләм! «Ә лфиям! » , Килми җавап... каргалдым, ахры... Мин үләм, Онтылам мин... аң керә, аң. Мин уянам — мин сизәм Юк тәнем... мин рух, имеш. Күккә ашам — күккә менәм, Нур, мәляикләр[6] тирәмдә... кычкырам мин «Әлфиям! » Ишетелә күктә зикер, тәсбих вә тәкбирләр өне... «Ә лфиям! » , дим мин, мәляикләр җуаталар мине Син, — диләр,— сөйдең, шуңа җәннәткә илтәбез сине ». «Ә лфиям! » , дип... иштелә күктән мәләкләр тәһлиле[7].
Караулар: 394 |
Өстәде: остаз
| Рейтинг: 5.0 /1