Бәйгедә катнашам
Яңалыклар
Календар
« Февраль 2013 » |
Дүш |
Сиш |
Чәрш |
Пәнҗ |
Җм |
Шб |
Як |
| | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
Саннар ни ди?
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
 |
Сишәмбе, 05.08.2025, 10:05 |
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS | СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ  |
Төп | Теркәлү | Керү |
Аның әсәрләре
Төп » 2013 » Февраль » 18 » СИНЕ КҮРӘМ
|
Сине күрәм, ярым, мин төшемдә: Иясең син миңа башыңны; Сөйнеп үбәм, имеш, шунда синең Нурлар төсле ак кулларыңны. Хәсрәтләнеп миңа карыйсың да Башкаеңны акрын иясең; Күзләреңдә күрәм энҗе яшьләр, Миңа нидер акрын әйтәсең. Син әйтәсең нидер, бүләк итеп Хуш исле гөл миңа сонасың. Уянам мин — юк ул биргән гөлең, Сүзеңне дә онытам шуннан соң. Эзләдем нур — тапмадым мин, Күрдем утлар; кайда нур? Ашмадым, күк күрмәдем мин... Кайда оҗмах? Кайда хур? Мин дидем: «Су!» Эчмәдем су; Сондылар — эчтем зәһәр. Җырладым мин, егъладым мин — Әллә кемнәр көлделәр. Төн иде. «Раббым!» — дидем мин, Мин икәнне белделәр... «Аттымы таң?» — дип сорадым, Әллә кемнәр көлделәр... Кайда Аллаһ? Кайда дидар? Кайдадыр агълый мәләк. Җырлый исрекләр — торалмыйм. Кем көлә?.. Гүрдә — теләк... Үтте айлар, үтте еллар, Күзләремне басты кан... Ник торалмыйм? Ник күралмыйм? Кайда нур? Кайда җәнан? Нур эзли күзләрем... Нур тели күкрәгем... Тән үпте Сәгыйтьне — Үтерде әллә кем! Төн үтте — күрмәдем, Үтерде — үлмәдем, Ул көлеп югалды — Артыннан йөрмәдем. Канланды күзләрем, Түзмәде күкрәгем, Кем үпте — белмәдем, Мин кирәксенмәдем. Сондылар — суздылар.
|
Караулар: 432 |
Өстәде: остаз
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|