Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Бүлек

Минем файллар [3]

Эзләү

Сораштыру

Сез Сәгыйть Сүнчәләй иҗаты белән танышмы?
Всего ответов: 1849

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 21:36
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Файллар


Главная » Файлы » Минем файллар

Сәгыйть Сүнчәләй иҗатының кайбер үзенчәлекләре
17.02.2014, 23:56

XX гасыр башының танылган шагыйре, ялкынлы публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев, 1889-1937) тормыш һәм иҗат эшчәнлеге илдәге катлаулы тарихи чорга туры килә. 1929 елда ул, солтангалиевчелектә гаепләнеп, кулга алына. Башта С.Сүнчәләй атарга хөкем ителә, соңыннан бу җәза ун ел төрмә белән алмаштырыла. Сталин төрмәләрендә, лагерьларында ул күңелен төшерми, иреккә чыгу теләге, өмете белән яши, чөнки аның бернинди гаебе булмый. Ләкин 1937 елда С.Сүнчәләй атып үтерелә.
1929 елдан башлап С.Сүнчәләйнең иҗаты турында берни сөйләнми. Бары тик 1957 елда гына аның гаепсез булуы рәсми рәвештә исбатлана. Әдипнең иҗади мирасын халыкка җиткерү максатыннан комиссия төзелә. Р.Ишморат рәислегендә аның составына Ә.Еники, Ә.Фәйзи һәм С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй керә. Ш.Сүнчәләй үзе танылган педагог, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак та татар дөньясында билгеле шәхес. Комиссия эшчәнле-генең нәтиҗәсе буларак, 1961 елда С.Сүнчәләйнең сайланма әсәрләре дөнья күрә.
С.Сүнчәләйнең биографиясен искә төшерсәк, ул 1889 елның 2 августында туган. Кайбер чыганакларда 1888 елның 25 декабрендә дип бирелә. Туу урыны итеп ул вакыттагы административ-территориаль бүленеш буенча Саратов губернасының Хвалын өязенә кергән Иске Мастак авылы күрсәтелә. Бу бүлешен хәзерге Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы районына туры килә.
1907 елларда язмыш С.Сүнчәләйне Казанга алып килә. Шакир-җан Хәмиди укыган мәдрәсәдә бераз укып караганнан соң, абыйсы Шәриф үрнәгендә Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Матди кыенлыклар аркасында, С.Сүнчәләй бу уку йортында бер ел гына белем ала. 1909 елдан башлап ул Пермь губернасының Уса өязе (Хәзерге Пермь өлкәсе Барда районы) Сараш авылында дүрт сыйныфлы земство мәктәбе укытучысы булып эшли. Шушы ук мәктәптә Шәриф Сүнчәләй дә укучыларга белем бирә.
1911-1915 елларда шушы мәктәптә булачак язучы Риза Ишморат та укый. Ул үзенең «Укытучыларым Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр» исемле истәлегендә: «Бигрәк тә Сүнчәләйләр гаиләсендә бергә яшәп, әниләре Һаҗәр әби карамагында дүрт елга якын гомер тәрбияләнгәнгә күрә, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр миңа укытучыларым гына түгел, туган абыйларым кебек үк якын һәм кадерле», - дип яза [Ишморат Р. Дусларым, остазларым. Истәлекләр. - Казан: Татар, кит. нәшр., 1988. - Б. 10].
С.Сүнчәләйнең ныклап әдәбиятка килүе Сарашта яши һәм эшли башлавы белән бәйле. Бу елларда ул үзен беренче чиратта лирик шагыйрь итеп таныта.
1910 елларда татар әдәбиятында иҗат методы буларак романтизмның көчәюе күзәтелә. С.Сүнчәләй дә бу күренештән читтә калмаган. Бу елларда иҗат ителгән әсәрләреннән күренгәнчә, шагыйрьнең фикер-карашларында романтиклык өстенлек итә. С.Сүнчәләйнең романтик хис-фикерләвенең нигезен реаль чынбарлык, теләк-омтылышлар арасындагы каршылыклар көрәше тәшкил итә. Авторның 1910-1914 елларда иҗат ителгән шигырьләренең күпчелегендә тормышка җанлы мөнәсәбәт, оптимистик рух өстенлек ала. Шагыйрь әсәрләрендә иҗтимагый чынбарлыкның асылын аңларга теләү, авыл кешеләренә теләктәшлек эмоциональ гәүдәләнеш тапкан. Авыл халкы арасында С.Сүнчәләйне олы җаваплылык тойгысы яшәтә. Авыл кешеләрен ул аң-белемле итәргә дип килгән, шунлыктан авылны ташлап китә алмый, халыкка биргән вәгъдәсе бар. Бу турыда шагыйрь «Авыр сулыш» шигырендә яза. «Сак», «Авыл» һәм башка шигырьләре шушы фикерне куәтли. «Мөгаллимнәргә үгет»тә С.Сүнчәләй башка мөгаллимнәрне дә «авылдагы туганнарга кешелекне чәчәргә», аң-белем бирүдә хезмәткә чакыра. Алга таба шагыйрьнең иҗатына шәһәр темасы килеп керә. Ул яңадан авылын сагынып гомер итә башлый, чөнки аны шәһәр тормышының тискәре яклары үзеннән этәрә. Аның күп кенә шигырьләре, шул исәптән 1911 елда язылган исемсез шигыре («Көн саен мин үзгәрәм...» дип башлана) дә бу турыда ачык сөйли.

Милләтемнең кайгыларын кайгыртып,
Шатлыгына шатланып җырлап калам;
Тапмыймын дөнья йөзендә ямьле җир,
Ямьле җир бар: ул минем аулым, салам!

Бу шигырьдә ярлыларның авыр тормышы турында сөйләнә. Шундый ярлы татар авылында лирик герой кешелек сыйфатлары, яхшылыклар белән очраша. Халыкның мондый уңай сыйфатлары шәһәр тормышында чагылыш тапмауга игътибар ителә. Бу авылдагы берничә үксез теләнче кыш-җәен өй саен чиратлап асрала икән. Шигырьдәге соңгы юллар әсәрнең төп мәгънәсен ачыклый:

Һәр өйдә алар кадерле, йөртәләр хөрмәт итеп!
Күр шәһәр! Ал бу караңгы аулымны үрнәк итеп!

Романтик шагыйрьнең уй-кичерешләре тормышчан эчтәлек белән сугарылуда Г.Тукай белән аралашуның роле зур. 1910-1911 елларда алар үзара якын мөнәсәбәттә булалар. Бу турыда бер-берсенә юллаган хатлары ачык сөйли. 1911 елның 15 ноябрендә дусты Сүнчәләйгә язган хатында Тукай үзенең дөньяви карашлары белән уртаклаша. Саф күңелле, эчкерсез дуслар эзләгән шагыйрь үзен әйләндереп алган мохиттән С.Сүнчәләйне аерып куя. «Сине мин һәр тугърыда сад-әдил кеше таптым», ди ул әлеге хатында.
Билгеле булганча, Тукай теләсә кем белән түгел, ә халык бәхете өчен гомерләрен багышлаган шәхесләр белән аралаша. Болар - Г.Коләхмәтов, Х.Ямашев, Ф.Әмирхан, Г.Камал һ.б. Шулар янына 1910-1911 елларда яшь шагыйрь С.Сүнчәләй дә килеп кушыла.
Бу аралашу С.Сүнчәләйнең иҗатына уңай йогынты ясый. Аның әсәрләренең фикри һәм хисси әһәмияте шактый байый. Тукайга атап язылган «Азан», «Хат кисәге», «Шагыйрьгә хат», вафатыннан соң иҗат ителгән «Тукай хатирәсе», «Иңеш», «Г.Тукаев», «Мәрхүм Тукаевка», «Тукай рухы» әсәрләре олуг шагыйрьгә тирән хөрмәт, үз, якын итү белән сугарылган.
С.Сүнчәләй 1911 елда язылган «Бер гәзитәгә» шигырендә Тукайга карата булган урынсыз фикер, карашларга каршы чыга:

Юк, шагыйрьгә былчырак атсаң да җитмәс - ул биек,
Ул биек, киң күктәге ялгыз матур йолдыз кебек.
Белгәне - җырлау, нибар бәхте - шигырь, дусты - каләм,
Ул үзе дөнья, патша, тәхте - шигърияте, ирек.

Дустын тиешсез тәнкыйтьтән саклауны үзенең намус эше итеп карый, чөнки С.Сүнчәләй Тукайны шәхес, шагыйрь буларак бик яхшы белә.
Истәлекләреннән күренгәнчә, 1923 елда С.Сүнчәләй Тукайга багышлап бер җыентык чыгарырга хәзерләнә. Ул бу җыентыкка аңа багышланган шигырьләрен, Тукай хатларын һәм үзенең берничә истәлеген кертергә уйлый. Сәбәбе мәгълүм түгел, әмма китап басылып чыкмый.
С.Сүнчәләй иҗат мирасының гаять зур өлешен тәрҗемә әсәрләре биләп тора. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, тәрҗемәләрен ул оригиналь шигъри иҗат белән бергә тыгыз бәйләнештә алып барган. С.Сүнчәләй урыс, украин, Көнбатыш әдипләреннән Крылов, Некрасов, Тургенев, Пушкин, Лермонтов, Жуковский, Майков, Никитин, Шевченко, Гриневская, Надсон, Блок, Бальмонт, Байрон, Һейне, Һете, Шиллер, Гюго һ.б.ның әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Реалистик язучылар иҗатына да ул үзенчә якын килә, аларның әсәрләрен романтик эстетика кануннарына буйсындырып тәрҗемә итә. С.Сүнчәләй еш кына Көнбатыш Аурупа, урыс әдәбиятыннан тәрҗемәләрен татар тормышына яраклаштырып бирә. Аларны көнчыгыш романтизмы өчен хас булган сурәтләр белән баета.
С.Сүнчәләй Байронның «Шильон мәхбүсен» татарчага тәрҗемә итеп бастыра. (Әсәрнең исеме 1911 елгы басмада «Мәхбүс», 1924 елдагы басмада «Шильон мәхбүсе».) Китапка кереш сүзне Тукай яза. Тәрҗемәнең шигъри сыйфатын яхшырту ягыннан да Тукайның яшь шагыйрьгә нык ярдәм итүе мәгълүм.
С.Сүнчәләй немец шагыйре Һейненең мәшһүр «Әлмансур» трагедиясен оригиналдан тәрҗемә итә. Шуның өчен патша жандармериясе тарафыннан эзәрлекләнә дә. Патша чиновниклары нәрсәдән куркалар соң? XIX йөз шагыйре һейне үзенең «Әлмансур» әсәрендә Испанияне гарәпләрдән азат итү чорында гөнаһсыз кешеләрнең, гарәп культурасының кысылуы, һәлак булуы турында ачынып яза. Һейненең симпатиясе католиклар тарафыннан җәберләнгән гарәпләр ягында. Шагыйрь «тәре белән ярым ай» арасындагы канлы көрәшне туктату юлларын бер халыкның икенче халыкны изүендә түгел, бәлки милләтләрнең үзара дуслыгында күрә.
Жандармерия Һейне һәм С.Сүнчәләй үткәргән нәкъ шул идеядән курка да инде. Бу әсәрдә сүз испаннар белән гарәпләр арасындагы көрәш турында барса да, эчтәлеге белән бүгенге көнгә ишарәли дип шүрлиләр.
С.Сүнчәләйнең тәрҗемәләре дә, оригиналь әсәрләре кебек үк, классик әдәбияттагы азатлык сөюче, көчле ихтыярлы геройга, гуманистик идеяләргә теләктәшлек белән сугарыла һәм шәхес - җәмгыять каршылыкларының фаҗигалы чишелешенә күбрәк игътибар бирелә. Шагыйрьнең Байроннан тәрҗемә ителгән «Шильон мәхбүсе» (1910), Һейнедән татарчалаштырылган «Әлмансур» (1913) һәм Пушкинның «Тазит»ыннан үзгәртеп эшләнгән «Галиб» (1911) исемле поэмаларының нигезендә шәхес-җәмгыять конфликты ята һәм трагик рәвештә чишелә.
Гомумән, С.Сүнчәләй тәрҗемәләренең рухы татар поэзиясенең романтик юнәлешенә тәэсирсез калмый. Һ.Такташ иҗатының башлангыч чорына игътибар итсәк кенә дә, аның тирән эзләрен табарбыз. Шунысы да игътибарга лаек, әдип милли әдәбият, урыс әдәбияты кысалары белән чикләнмичә, үз халкын дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныштыра.
С.Сүнчәләйнең татар әдәбияты һәм сәнгате тарихы буенча бер хезмәт яза башлавы турында матбугатта хәбәр була [Йолдыз. -  1914. - № 1147]. Ул Н.Думави, Г.Ибраһимов, М.Фәйзи, З.Бәшири, Х.Искәндәрев, З.Ярмәки, Г.Алпаров, Г.Ходаяров, М.Мозаффария, С.Гыйззәтуллина, К.Мотыйгыйларның адресларын сорап мөрәҗәгать итә. Бераздан С.Сүнчәләй аларга хатлар яза, материаллар туплый башлый. Әдип бу хезмәтен «Әдәбият, тормыш» дип атый. Кызганыч, С.Сүнчәләйнең бу хезмәте дөньяга чыгу хакында бернинди мәгълүмат юк.
Оптимист С.Сүнчәләй 1913 елда татарча беренче опера либреттосы язарга керешә. Әсәр романтик сюжетка корыла. Күктән бер фәрештә җиргә иңә, гади кешеләр арасында яшәп карый [Вакыт.-1913. - № 1218]. 1913 елда шагыйрь, Казанга килгәч, үзенең кулъязмаларын югалта. Алар арасында аның «Ватан мәнзумәсе» исемле поэмасы һәм «Алланың каһәре» дип аталган бер тәрҗемә әсәре була. Шагыйрь бу югалтуга бик борчыла һәм, ярдәм сорап, матбугатка мөрәҗәгать итә [Кояш. - 1914. - № 310]. «Алланың каһәре» тәрҗемәсенең либретто булуы бик ихтимал.
С.Сүнчәләйнең музыкага, сәнгатькә гашыйклыгы әсәрләренә үтеп кергән. «Сәнгатьчеләр» пьесасы, «Таң алдыннан», «Скрипка моңнары» дип исемләнгән сәхнә әсәрләренең эмоциональ-эстетик дөньясы да музыкага нисбәтле мизгелләр белән сугарылган. С.Сүнчәләй композиторлык сәләтенә дә ия була. Ул - унлап көй, җыр авторы. Татар шагыйрьләре арасыннан беренче булып революция гимннары - «Марсельеза», «Матәм маршы», коммунистларның атаклы гимны булган «Интернационал»ны тәрҗемә итүче дә ул.
Талантлы, күпкырлы иҗаты белән С.Сүнчәләй татар әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш кертте, аны яңа төсмерләр белән баетты.

Категория: Минем файллар | Добавил: остаз
Просмотров: 1648 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024