Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Эзләү

Календар

«  Сентябрь 2012  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖмШбЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930

Сораштыру

Сез Сәгыйть Сүнчәләй иҗаты белән танышмы?
Всего ответов: 1849

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Җомга, 19.04.2024, 07:28
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Главная » 2012 » Сентябрь » 16 » 100 еллыгы уңаеннан...
19:33
100 еллыгы уңаеннан...

 

...Ике аксакал уртак танышлары булган сәяси тоткыннар, хаксызга рәнҗетелгән милләтпәрверләр турында тагын бераз сөйләшеп алды да тынып калды. Операторыбыз эшли, кинотасма әйләнә. Әмирхан ага, һаман төшерәсезме әле, дигән сыман миңа сораулы караш ташлады. Мин «әйе» дигәнне аңлатып, баш кактым. Ни әйтсәң дә, итагатьле кешеләр шул! Тукта, бераз ял итик, дип тормады, эшләп торган камераны туктатуны килештермәде, җиңел генә тамак кырып алды да сүз башлады Әмирхан ага.
«Ә.Е.: Әйе, әле менә бая мин сүзне Сәгыйттән башлаган идем. Аның йөзьеллыгы якынлашып килә бит инде. Сәгыйт Сүнчәләйгә моңа чаклы игътибар аз булып килде. Аны ул кадәр зур шагыйрьгә дә санамадылар. Ләкин ул бит, үзегез дә күреп беләсез, бергә булгансыз да, бик чибәр, бик приятный кеше иде. Аның тавышы да матур иде, сөйләшүе дә матур иде. Аның шигърияте дә буш түгел. Мәгънәле, хикмәтле. Безнең татар поэзиясендә аерым тоткан урыны бар ул кешенең. Тукай белән дуслыгы да нигезсез түгел. Тукайның бит язган хатларының күбесе шушы Сәгыйт Сүнчәләйгә. Әле менә без тапкан, без белгән Тукай хатларының күбесе шул Сүнчәләйгә язылган хатлар. Менә шул кешенең йөзьеллыгы якынлаша. Ә безнең әле ул турыда кыймылдаганыбыз юк.
Менә шул мәсьәләләргә килгәндә, Сүнчәләйнең Тукай турында берничә истәлеген беләм мин. Бер истәлеге кызыклы аның, басылмаган истәлеге ул. Бер гает бәйрәмендә, Корбан гаете булды микән инде ул, Тукайның «Болгар»да торган чагы. Ул инде үзе гаетка бармаган. Ләкин татар гадәте буенча шул бәйрәмне бүлмәсендә билгеләп үтәсе, бәйрәмне бәйрәм итеп үткәрәсе килгән. Моны Сәгыйт яза. Сәгыйт барган гаеткә. Гает намазыннан чыккач, Тукайга кергән, һәм инде шундый күренеш. Менә Тукай өстәлендә самовар. Зур табак белән татарның кайнар пәрәмәчләре. Тукай үзе ул ап-ак күлмәк кигән. Әйе, ап-ак күлмәктән, ап-ак ыштаннан, башында кара кәләпүш. Аякларын бөкләп караватка утырган да кеше көтә.
Б.У.: Әйе, менә бик кызыклы күренеш бит инде Тукайны ап-ак күлмәк-ыштаннан, аяк бөкләп түр башында утыруын күз алдына китерү. Без аны алай күрергә гадәтләнмәгән бит. Хастаханәдә ятканда гына шундыйрак бер сурәте бар аның. Анысы башка хәл. Монда инде кунак көткәндә, әйе...
Ә.Е.: Әйе, безнең татар гадәте буенча бит бәйрәмдә бер-берсенә чәйгә йөрү бар. Менә шулай Тукайның да бәйрәм итәсе килеп, самоварларын, пәрәмәчләрен әзерләтеп, көтеп утыруы инде кемнеңдер килгәнен. Ләкин килгән кеше юк. Авыру Тукай ап-ак күлмәктән, кара кәләпүштән, аякларын бөкләп утырган. Боек кына утыра, ди. Кеше көтә. Вәт менә Сәгыйтнең килеп керүенә бик куана инде. Менә, Сәгыйт шуны язган үзенең истәлегендә.
Б.У.: Менә, Әмирхан морза, әнә шул истәлекләр кыйммәт тә инде. Чөнки кайвакытта әлләничә бит гади нәрсә турында язган вакытта бер кечкенә генә истәлек кертеп җибәрсәң, шул бөтен язганыңның чәчәге була».
Әмирхан аганың әйтүенчә, ул вакытта әле Сүнчәләйнең бу истәлеге басылмаган булган. Соңрак бастырып чыгарганмы ул аны, юкмы - әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, бик кыйммәтле истәлек бу. Уйланырлык урын да җитәрлек. Әйтик, Тукай ни өчен гаеткә бармаган? Авыру булганы өчен генәме? Әллә үзләре дин юлында йөрибез, дигән булып, үзләре сыраханә юлын таптаучы надан әһелләрне күрәсе килмәгәннәнме? Андыйлар Тукай турында күп язган, алар хәзер дә юк түгел. Шагыйрьнең мөселманча чиста итеп ап-актан киенеп, мул табын әзерләп, гаеттән соң кунак көтүе борынгыдан килгән гадәтне саклау гынамы? Бүтәннәр чәйгә йөрешә бит, нигә миңа алардан калышырга, диюе генәме? Нигә Тукай янына Сүнчәләйдән башка беркем дә чәйгә килмәгән? Үзе чакырмагангамы, әллә ул чакта шагыйрьнең дуслары аннан йөз чөергәнме? Һәм башка бик күп сораулар... Сөйләшү барышында Бакый аганың репликасы да кайбер фикер уятырга мөмкин. Ул, рәссам буларак, ап-актан киенгән Тукай образын күз алдына китергән бит. Бәлки, аның күңеленә, чыннан да, шундыйрак картина язу, шагыйрьнең шундыйрак сурәтен ясау уе килгәндер, ул аны тормышка ашырырга гына өлгермәгәндер. Яшь рәссамнар, монысы сезнең кылкаләмне, сезнең майлы буяуларны көтә!
Шулай итеп, ике аксакалның Сүнчәләй истәлеген барлап утырганын тыңлаганда, күңелдә мең дә бер төрле сорау туа. Бүген инде аларга җавап табуы да авыр. Әмма эзләнергә кирәк...

Караулар: 661 | Өстәде: остаз | Рейтинг: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024