Хөрмәтлем!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Без-мираслы халык

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Керү

Яңалыклар

Эзләү

Календар

«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖмШбЯк
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829

Сораштыру

Укучыларыгыз С.Сүнчәләйне беләме икән?
Всего ответов: 1885

Саннар ни ди?


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0




Якшәмбе, 28.04.2024, 21:28
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ

 

Төп | Теркәлү | Керү
Аның әсәрләре


Төп » 2012 » Февраль » 18 » ИСЕМЕҢ
13:38
ИСЕМЕҢ
Мин синең исмеңне ишетәм,
Әллә кемнәр сөйләшә
Тыңлыймын гайбәтләрен дә
Күңлемә кайгы төшә.

Рәушан ай күк нурлысың син,
Ул җегетләр белмиләр
Аһ, синең нурларыңнан ул сукырлар
Тап, җаным, тап эзлиләр.

Якты рухың, нурлы күркең
Сукырайткан күзләрен
Күкрәгемдә рәнҗү яшереп,
Тыңлап утрам сүзләрен.

Мәгъсум исмең иштәмен дә
Калтырап, тетрәп китәм...
Мин генә мәгъсумлегеңне
Мин генә, бәгърем, беләм.

Ничә еллар, ничә илләр
Гиздем, әмма күрмәдем
Күрмәдем мин үз илемне,
Үз илемә кермәдем.

Ничә еллар нурлы йөзле
Бер татар мин күрмәдем
Ни гомер мин хәсрәтемне
Эчтә гизли белмәдем.

Күз камаштырган кояшны
Ни заманнар күрмәдем
Ничә язлар, җәйләр үтте,
Әмма сөенә белмәдем.

Ничә еллар эзләдем ил,
Эзләдем нур, аһ орып
Эзләдем... үз рухымны,
Үз җанымны каңгырып.

Тәмле-тәмле җылмаясың,
Балкытып бәхтең ямен
Син бәхетлесең, шуңар мин
Чын күңелдән сөйнәмен.

Мин генә тик җылмаялмыйм —
Ник, җаным, син белмисең
Гамьле, нурсыз күзләремнән
Эзлисең сер, эзлисең.

Күзләремдә юк минем сер,
Эзләмә, юк анда сер
Әмма никтер җылмаялмыйм,
Син мине, зинһар, кичер.

Тәмле итеп җылмаясың,
Балкытып бәхтең ямен
Син бәхетлесең, шуңар мин
Әкрен-әкрен сөйнәмен.
 
Караулар: 614 | Өстәде: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024