Бәйгедә катнашам
Яңалыклар
Календар
« Февраль 2012 » | Дүш | Сиш | Чәрш | Пәнҗ | Җм | Шб | Як | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
Саннар ни ди?
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
|
Якшәмбе, 05.01.2025, 10:04 |
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS | СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ |
Төп | Теркәлү | Керү |
Аның әсәрләре
Төп » 2012 » Февраль » 18 » ИСМӘГЫЙЛЬ БӘК ГАСПРИНСКИЙ
13:43 ИСМӘГЫЙЛЬ БӘК ГАСПРИНСКИЙ |
Шауламаңыз! Уйламаңыз! Җырламаңыз! Чү... сабыр. Фаҗига бар, фаҗига! Бу Хин[15] авыр, гамьле хәзер. Чү! Хәзер бер рух, бәләнд[16] рух — Гаспринский рухы Гарше әгъляга[17] аша... чү, Сабыр итә изге кабер. Бу сәгать — изге сәгать бу, Кайгы-хәсрәт сәгате, Бу түгел шатлык вә гашрәт[18], Вәхши гафләт[19] сәгате. Ул бәләнд җан безне кыйлды Мәңгегә мәхрүм, ятим. Зур матәм, бик зур матәм! Зур — Милләтеңнең хәсрәте! Безне кем золмәттә тапты? Безгә кем күрсәтте юл? Безне кем хак юлга куйды? Безне кем үстерде? — Ул! Ул бәләнд җан! Ул газиз җан! Безнең өчен яшәде — Без татарлар хакына... аһ! Мәңге без матәмдә шул! Кодси[20] әкренлеккә талды Мөхтәрәм, һәйбәт кабер. Ул вәли рух, ул бөек рух — Инде ул Аллададыр... Кайгымыз зур... безгә ел да, Ел да бер матәм килә... Әкрен, әкрен! Фани дөнья! Шаулама! Чү... бир сабыр.
|
Караулар: 465 |
Өстәде: остаз
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|