...Ике аксакал уртак танышлары булган сәяси тоткыннар, хаксызга рәнҗетелгән милләтпәрверләр турында тагын бераз сөйләшеп алды да тынып калды. Операторыбыз эшли, кинотасма әйләнә. Әмирхан ага, һаман төшерәсезме әле, дигән сыман миңа сораулы караш ташлады. Мин «әйе» дигәнне аңлатып, баш кактым. Ни әйтсәң дә, итагатьле кешеләр шул! Тукта, бераз ял итик, дип тормады, эшләп торган камераны туктатуны килештермәде, җиңел генә тамак кырып алды да сүз башлады Әмирхан ага.
«Ә.Е.: Әйе, әле менә бая мин сүзне Сәгыйттән башлаган идем. Аның йөзьеллыгы якынлашып килә бит инде. Сәгыйт Сүнчәләйгә моңа чаклы игътибар аз булып килде. Аны ул кадәр зур шагыйрьгә дә санамадылар. Ләкин ул бит, үзегез дә күреп беләсез, бергә булгансыз да, бик чибәр, бик приятный кеше иде. Аның тавышы да матур иде, сөйләшүе дә матур иде. Аның шигърияте дә буш түгел. Мәгънәле, хикмәтле. Безнең татар поэзиясендә аерым тоткан урыны бар ул кешенең. Тукай белән дуслыгы да ниге
...
Алга таба укырга »